+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2021, 09:27

Сез ташкынга әзерме?

Бүген Башкортстан Республикасында ташкынга бәйле вәзгыять буенча онлайн-брифинг узды.

Бүген Башкортстан Республикасы территориясендә ташкынга бәйле вәзгыять буенча онлайн-брифинг узды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Эдуард Идрисов белдерүенчә, республиканың 5 муниципаль берәмлеге территориясендә (Кырмаскалы, Уфа, Чишмә, Белорет районнары һәм Уфа шәһәре) 14 очрак контрольдә кала. 17 апрельгә 10 автомобиль юлы участогын, 80 йорт яны биләмәсен һәм 20 бакча йортын су баскан. Уфа янында Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе 585 сантиметр тәшкил итте.


Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Анна Казак сүзләренә караганда, республика буенча вәзгыять тотрыклы. Су астында калган территорияләр халкы фаглар алырга тиеш. Бу - дизентерия һәм сальмонеллез авыруларын булдырмый торган медицина препаратлары. Гражданнарга районнарда медикларга һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

Моннан тыш, территорияләрне су баскан гражданнар өчен, һичшиксез, фаглар кабул итәргә, гепатитка каршы вакциналар сорап мөрәҗәгать итәргә һәм, иң мөһиме, үз сәламәтлегеңне сакларга кирәк.


Фото: pravitelstvorb.ru






Читайте нас