+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2021, 07:10

Су күтәрелүен дәвам итә

Башкортстанда язгы ташуга бәйле хәл буенча көн саен үткәрелә торган брифингта хәбәр ителгәнчә, бүген республикада 14 муниципаль берәмлек территорияләрендәге хәлләр аеруча контрольдә тотыла.

Башкортстанда язгы ташуга бәйле хәл буенча көн саен үткәрелә торган брифингта хәбәр ителгәнчә, бүген республикада 14 муниципаль берәмлек территорияләрендәге хәлләр аеруча контрольдә тотыла.
Нәкъ менә аларда юлларны гына түгел, бакча һәм йорт яны территорияләрен дә су басу очраклары күзәтелә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Эдуард Идрисов мәгълүматлары буенча, 17 апрельдә су күтәрелү нәтиҗәсендә 10 автомобиль юллары участогын, 80 йорт яны территориясен һәм 20 бакча участогын су баскан.
Алар барысы да 5 муниципалитет территориясендә: Кырмыскалы, Уфа, Чишмә, Белорет районнарында һәм Уфаның Дим, Калинин һәм Киров районнары территорияләрендә урнашкан.
"Су күтәрелү Уфа районында да күзәтелә. Иртәнге 8дә Агыйдел елгасы дәрәҗәсе 585 сантиметр тәшкил иткән. Хәл контрольдә тотыла. Кичкә 630 сантиметр фаразлыйбыз. Без бу дәрәҗәгә әзерләнәбез", - диде Эдуард Идрисов.
Фото: башньюс
Читайте нас