+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 апрель 2021, 14:59

Журналист - мәртәбәле һөнәр!

Моны республика Башлыгы Радий Хәбиров 16-17 апрельдә Гафури районында узучы «Медиайыйын» милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумында раслады.

Моны республика Башлыгы Радий Хәбиров 16-17 апрельдә Гафури районында узучы «Медиайыйын» милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумында раслады.


«Медиайыйын» милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы Башкортстанда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы, республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәме белән беренче тапкырүткәрелде.


Туган телләрендә язучы гәзит-журнал хәбәрчеләре Гафури районында тармакның мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен ике көнгә җыелды. Шулай ук алар өчен социаль челтәрләрдә эшләү, яңалыклар эзләү, басмаларның сайтларына трафикны арттыру һәм башка бурычлар буенча мастер-класслар оештырылды.


Әлеге чарада кабул ителгән карарларга ярашлы, журналистлар тармак өлкәсендә заманча мультимедиа проектларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә грантлар алалачак.


«Бу акчаларга кемдер сайтны яңартачак, яңа программалар яки башка иҗади проектлар тәкъдим итәчәк. Грантны яшь журналистлар да, аларның тәҗрибәле хезмәттәшләре дә алалачак", - диде Радий Хәбиров.


Грантлар Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан биреләчәк, проектны республика бюджеты финанслаячак.


2022 елның 1 гыйнварыннан журналистларына хезмәт хакын 25 процентка арттыру һәм 2023 елда, ниһаять, Матбугат йортын төзекләндерүгә керешү дә - бик зур сөенеч!


Моннан тыш, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның Башкортстанның "Халыклар дуслыгы" орденына лаек булуы - һәрберебез өчен зур мәртәбә.


"Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова "Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре" исеменә лаек булдылар. Шулай ук мактаулы исем алучылар арасында "Өмет" гәзитенең бүлек мөдире Алсу Төхвәтуллина," Балтач таңнары” гәзитеннән Дамир Хәйретдинов һәм башкалар да бар.
Ихлас котлыйбыз, хөрмәтле каләмдәшләр!




Читайте нас