Әмма үлүчеләр саны да арта.
Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү тенденциясе дәвам итә. Яңартылган мәгълүматларга караганда, республикада тәүлек эчендә 98 кешедә бу авыру диагнозы расланган. Әлеге күрсәткеч бөтен вакыт эчендә 34 200 кешегә җитте.
Авыруны уңышлы җиңгәннәр саны да арта. Узган 24 сәгать эчендә - 181 пациент, ә пандемия вакытында 30 868 кеше савыккан.
Кызганычка каршы, үлем күрсәткече дә арткан. Инфекция Башкортстанның 418 кешесен алып китте. Соңгы тәүлектә янә өч кеше авыру корбаны булды.