Радий Хәбиров киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде.
17 апрель көнне Гафури районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Медиайыйын” милли киңкүләм мәгълүмат чараларының беренче форумының йомгаклау утырышында катнашты. Ул “Красноусол" шифаханәсе мәйданчыгында 250дән артык мөхәррир, республика һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, блогерлар һәм экспертларны җыйды.
Утырышта киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, милли телләрдәге мәгълүмат чаралары үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Радий Хәбиров чыгышында журналистларга республикада яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен үстерүгә көч салулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чарада бик күп мәсьәлә күтәрелде. Шулар арасында журналистлар арасында грантлар булдыру, аларны заманча технологияләргә укыту, белгечләр әзерләү, Уфадагы "Матбуган йорты"н ремонтлау, хезмәт хакларын күтәрү һәм башкалар булды. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, киләсе елда республика Хезмәткә түләү фондына 74 миллион сум өстәмә финанслау бүлеп бирәчәк. Бу тармакта хезмәт хакын 25 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.