Җылы киемнәрне алып кына куйган идек...
Башкортстанда якындагы өч көндә термометр баганалары -10 градуска кадәр төшәчәк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 19 апрельдә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил, көндез урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә -5,-10 градус, көньякта +3, көндез +6,+11 градус булачак.
Сишәмбе, 20 апрельдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез - явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә - 0,-5, урыны белән -10, көндез +8,+13.
Чәршәмбе, 21 апрельдә, шулай ук явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә: +1,-4, урыны белән -9, көндез +12,+17.
Фото: башинформ