+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2021, 07:50

Аюдан түгел, пошидан курык

Башкортстанда машина йөртүчеләр өчен юлда пошилар зур куркыныч тудыра.

Башкортстанда машина йөртүчеләр өчен юлда пошилар зур куркыныч тудыра.
Ә уянган аюлар йорт хайваннарына зыян китерергә мөмкин.

Бу хакта язгы ташу буенча көндәлек брифингта табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдар Гарифуллин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, төбәктә аюлар саны 3800гә якын.

«Шактый зур сан. Алар уяна. Аңлашыла ки, алар нык ачыгып уяна, әмма алар әллә ни куркыныч тудырмый. Урман массивларында оешмаган рәвештә йорт хайваннары асралган җирдә һөҗүм булырга мөмкин. Тик безнең аюларда кешеләргә һөҗүм итәрлек агрессия күзәтелми. Барысы да тыныч узар дип уйлыйм», — диде Илдар Гарифуллин.

Ул белдерүенчә, хәзер пошилар аеруча куркыныч тудыра, чөнки аларда бозаулау чоры: көчле миграция башлана.

«Урманнарда хайваннарның активлыгы зур. Әйтик, республикада 26 мең баш поши бар. Апрель азагында алар бозаулый башлый, пошилар яшерен почмаклар эзли, шуңа күрә көчәйтелгән миграция башлана. Алар юлга чыгарга мөмкин. Машина йөртүчеләргә урман массивлары янында сак булырга кирәк. Ике көн элек Шакша янында автомобиль нәкъ менә поши белән бәрелешкән иде", - дип кисәтте спикер.

Фото: ru.publika.md
Читайте нас