+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2021, 07:45

Вакциналау властьлар контроленә күчә

Башкортстанга коронавирустан зур партия вакцина кайтарылачак.

Башкортстанга коронавирустан зур партия вакцина кайтарылачак.

Бу хакта оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. “Без вакцинаны зур партияләр белән ала башлаячакбыз, дип кисәткәннәр инде, һәм ул вакциналар тик торырга тиеш түгел", — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. Шуңа бәйле рәвештә ул үз Хакимияте башлыгы Александр Сидякинга вакциналау мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга кушты.

“Бу сезнең шәхси бурычыгыз, — диде ул. — Эшне җайга салуыгызны сорыйм, шул рәвешле, көн саен без нәрсә барганын анализлый алачакбыз. Без тизрәк вакциналау үткән саен, коронавирусның өченче дулкыны булу-булмауга карамастан, эпидемиологик хәлнең теләсә нинди үзгәрешләрен шулкадәр тынычрак кабул итәчәкбез", — диде Радий Хәбиров.

Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин мәгълүматлары буенча, 19 апрельгә Башкортстанга коронавирустан 295 мең доза вакцина кайтарылган. Шимбә көнне чираттагы 22 200 мең партия килгән. Бүгенге көндә “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасының беренче компоненты белән республиканың 208 меңнән артык кешесе прививка ясаткан. Районнарда һәм шәһәрләрдә 150 вакциналау пункты эшли.

Узган атнада республикада коронавирус йоктыруның 799 очрагы теркәлгән, 1480 кеше терелеп чыккан. Стационарларда 1172 пациент дәвалануын дәвам итә, бу бер атна элек булганга караганда 100 кешегә кимрәк.

Азат Рәхмәтуллин шулай ук 9 апрельдә республикага Новосибирск “ЭпиВакКорона” вакцинасының 6400 дозасы килүен искәртте, бу 3200 кешене вакциналау өчен җитәрлек. Аны транспортлау өчен махсус саклау шартлары таләп ителми, шуңа бәйле рәвештә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ул “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында халыкны иммунизацияләү өчен тәкъдим ителде. Акция кичә старт алган һәм алты маршрут буенча узачак.

Фото: башинформ
Читайте нас