Республика Башлыгы Радий Хәбиров үз Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алырга кушты.
Башкортстан Башлыгы Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Югары әзерлек режимы турындагы указга сизелерлек үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итте. Ул белдерүенчә, 15 апрельдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм хроник авырулары булганнарга үзизоляция режимы тәкъдим генә ителә ала. “Без бу җәһәттән мәҗбүри тыюны гамәлдән чыгардык, чөнки кешеләр арыды. Санитар-эпидемиологик хәл безгә моны эшләргә мөмкинлек бирә, дип уйлыйм”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанга коронавирустан зур партия вакцина кайтарылачак. “Без вакцинаны зур партияләр белән ала башлаячакбыз һәм ул вакциналар тик торырга тиеш түгел”, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. Шуңа бәйле рәвештә ул үз Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга вакциналау мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга кушты.
“Эшне җайга салуыгызны сорыйм, шул рәвешле, көн саен нәрсә булганын анализлый алачакбыз. Без вакциналауны никадәр тизрәк үтәбез, коронавирусның өченче дулкыны булу-булмауга карамастан, эпидемиологик хәлнең теләсә нинди үзгәрешләрен шулкадәр тынычрак кабул итәчәкбез”, — диде Радий Хәбиров.
Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин китергән мәгълүматларга ярашлы, 19 апрельгә Башкортстанга коронавирустан 295 мең доза вакцина кайтарылган. Шимбә көнне чираттагы 22 200 мең партия килгән. Кичәге көндә “Гам-КОВИД-Вак”ның беренче компоненты белән республиканың 208 меңнән артык кешесе прививка ясаткан. Районнарда һәм шәһәрләрдә 150 вакциналау пункты эшли.
Узган атнада республикада коронавирус йоктыруның 799 очрагы теркәлгән, 1480 кеше терелеп чыккан. Стационарларда 1172 пациент дәвалануын дәвам итә, бу бер атна элек булганга караганда 100 кешегә кимрәк.
Азат Рәхмәтуллин шулай ук 9 апрельдә республикага Новосибирск “ЭпиВакКорона” вакцинасының 6400 дозасы килүен искәртте, бу 3200 кешене вакциналау өчен җитәрлек. Аны транспортлау өчен махсус саклау шартлары таләп ителми, шуңа бәйле рәвештә Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ул “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында халыкны иммунлаштыру өчен тәкъдим ителгән. Акция кичә старт алды һәм алты маршрут буенча узачак.
Киңәшмәдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, Башкортстанда барлыгы 22922 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта һәлак булган яки үлгән катнашучыларның гаилә әгъзалары яши.
Министр сүзләренә караганда, ел саен Җиңү көне алдыннан республиканың барлык шәһәр һәм районнарында сугыш ветераннары өчен комплекслы медицина тикшеренүе уздырыла. Алар инвалидларның 100 процентын колачлый. Ветераннарны стационар дәвалау өчен республиканың медицина оешмаларында махсус оештырылган палаталарда 1038 койка әзерләнгән, шулай ук 340 урынлык республика сугыш ветераннары клиник госпитале эшли. Аз хәрәкәтләнүче ветераннар өчен күчмә бригадалар оештырылган, барлык ветераннар да ташламалы дарулар белән тәэмин ителә. Картлар йортларында күрсәтелгән категорияләрдән 31 кеше яши – алар өчен учреждениедә шәхси котлаулар оештырылачак. Даими рәвештә карауга мохтаҗ ветераннар янына, әгәр алар гаиләләрдә яшәсә, социаль хезмәткәрләр атнага 5 тапкырга кадәр бара. Ялгыз ветераннар янына көн саен йөри — андыйлар республикада 48 кеше.
Моннан тыш, узган елдан “Яндекс такси” социаль проекты эшли башлады, ул ветераннар һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр өчен түләүсез хезмәт күрсәтә. Аена дүрт тапкыр бару өчен 1000 сумга кадәр ташлама алырга мөмкин.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгында Уфада традицион рәвештә Җиңү паркында чәчәкләр салыначак. Октябрь проспектында мең ярым кеше катнашлыгында парад планлаштырылган. Кунак трибуналарына 100 сугыш ветераны чакырылачак. “Бу көннәрдә шулай ук Урыс дәүләт академия драма театры каршындагы ачык күргәзмә мәйданында хәрби техниканы күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәдә Алкино бригадасында булган хәрби техника, ретроавтомобильләр һәм Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы тәкъдим ителәчәк. Техника шулай ук Красногорск шәһәреннән Вадим Задорожныйның техника музееннан да киләчәк”, — дип белдерде Ленара Иванова.
Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Төрле төстәге залпларны шәһәрнең Ленин исемендәге һәм УМПО сарае каршындагы мәйданнардан күккә очырачаклар. Барлык муниципалитетларда “Хәтер бакчасы” акциясе узачак, анда һәр һәлак булган кеше истәлегенә агачлар утыртылачак. Соңгы чара – 22 июньдә “Изге сугыш” Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясе булачак.
Быел “Үлемсез полк” акциясе ике форматта – офлайн һәм онлайн узарга тиеш. Уфада киңкүләм йөрештә — 150 мең кеше, республика буенча – 400 меңгә якын катнашыр дип көтелә. “Быел “Үлемсез полк” колоннасын беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартлары һәм республика территориясендә оештырылган хәрби бүлекчәләрнең сугышчан байраклары җитәкләячәк”, — дип аңлатты министр.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.