Ташкынның иң кискен чоры бу атнада көтелә.
Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык иминлеген тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда коткару хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук, видеоконференция режимында муниципалитетлар башлыклары катнашты.
– Язгы ташкын хәвефе нәтиҗәсендә су басу һәм аномаль эсселек аркасында ихтимал булган янгыннар белән бәйле мәсьәләләрне тикшерергә җыелдык, – диде Радий Хәбиров. – Шулай ук, юл инфраструктурасы торышы турында да фикер алышачакбыз. Ташкын транспорт хәрәкәтен бозды, нәтиҗәдә кайбер авылларга һәм микрорайоннарга бару авырлашты, анда яшәүче халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар килеп туды. Моннан тыш, республикада коронавирустан вакциналау барышын да тикшерәчәкбез.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Го-мәров сүзләренә караганда, кар сулары һәм дала елгалары белән ташкын очраклары үтелгән, әмма якын көннәрдә Җилем, Инҗәр, Сим тау елгалары дәрәҗәсе күтәрелүе көтелә.
Су басу куркынычы янаган территорияләрдә яшәүчеләргә киңкүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, SMS аша оператив мәгълүмат җиткерелә.
Белгечләр фаразлавынча, Уфада язгы ташуның максималь дәрәҗәсе апрель ахыры-май башында көтелә. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков муниципалитет көчләренең һәм чараларының язгы ташуны уздыруга әзерлеген белдерде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков хәбәр итүенчә, 16 апрельгә ташкын сулары республиканың 15 районында 27 юл участогын баскан. 21 участокта хәрәкәт тергезелгән. Диспетчер хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли. Урыннардагы юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләре су китү белән юлны ремонтлый башлаячак.
Киңәшмәдә, шулай ук, республикада янгынга каршы күрелүче чаралар турында да фикер алыштылар. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов төбәктә коры үлән янып китүенең 67 очрагы һәм дүрт урман янгыны теркәлүен хәбәр итте. Аларның күбесенең сәбәпчесе – кеше факторы. Ведомство хезмәткәрләре янгынга каршы режимны бозу турында 30 протокол төзегән, гаеплеләрне ачыклау һәм җәзага тарттыру буенча эш алып барыла.
Киңәшмәдә тикшерелүче тагын бер тема – Башкортстан халкын коронавирустан вакцинациналау. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова хәбәр итүенчә, 16 апрельгә республикада планга карата халыкның 10,5 проценты прививка ясаткан. Төбәк халкының 60 процентына прививка ясату бурычы тора. Башкортстанда 155 вакциналау пункты эшли, шул исәптән биш мобиль пункт.
– Урыннардагы башлыклар көн саен вакциналау белән бәйле хәлләрне күзәткән районнарда яңа прививкалар ясау пунктлары ачыла, югары күрсәткечләргә ирешелә, – диде Радий Хәбиров. – Бигрәк тә Стәрлетамак буенча мәгълүмат шатландыра, халыкның 20 проценты прививка ясаткан. Республикага вакцина кайтару күләме артачак, шуңа күрә чиратлар булырга тиеш түгел.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиевка шәһәрләрдә һәм районнарда COVID-19га каршы вакциналау барышын көн саен мониторинглауны оештырырга кушты.