Гаризалар бирү тәмамланганчы бер атна вакыт калды: "Русия лидерлары" конкурсына теркәлүгә гариза илнең барлык 85 төбәгеннән килгән.
26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатьтә ЛидерыРоссия. рф сайтында "Русия лидерлары" идарәчеләренең дүртенче конкурсына теркәлү ябылачак. Ул - "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проекты. Гариза тапшыру кампаниясе кысаларында конкурсантларга биографик анкета тутырырга һәм шәхси кабинетка видеоинтервью салырга кирәк.
26 мартта "Русия - мөмкинлекләр иле" конкурсының Күзәтчелек советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин "Русия лидерлары" дүртенче бәйгесенең стартын хуплады, 31 мартта гариза кампаниясе старт алды. Бу сезонның төп аермасы - яңа треклар. Узган елда эшли башлаган «Фән» һәм «Сәламәтлек саклау» белгечлекләренә өстәмә рәвештә «Бизнес һәм сәнәгать», «Дәүләт идарәсе», «Мәдәният» һәм «Мәгълүмат технологияләре» треклары, 8 апрельдә аларга "Студентлар" трегы өстәлде.
"Конкурска теркәлүгә гариза тапшыруга калган бер атна вакыт эчендә, анкетаны тутырудан тыш, катнашучыга һичшиксез видеоинтервью эшләргә кирәк. Без конкурсантларны соңга калмаска һәм биремнәрне үз вакытында үтәргә чакырабыз, - дип хәбәр итте «Русия - мөмкинлекләр иле» АНО генеральный директоры, «Русия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров.