Соңгы тәүлектә Башкортстанда "112" системасы буенча су басу мәсьәләләре буенча ике мөрәҗәгать кергән.
Беренче очракта Мишкә районында яшәүченең коесын су баскан. Коткаручылар, урынга чыгып, суны суырткан. Нуриман районында юлны су басу турындагы мөрәҗәгать расланмаган, дип хәбәр итте бүгенге брифингта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов.
"Уфа, Чишмә, Белорет, Иглин, Архангель, Кырмыскалы, Бөрҗән районнарында 19 очрак контрольдә кала", — диде Кирилл Первов.
Тәүлек эчендә суның иң зур артуы Благовещен районының Укман авылы тирәсендә (+23 см) һәм Иглин районының Иске Карашиде авылы янында (+21 см) күзәтелгән.
"Башгидрометүзәк"нең баш синоптигы Анна Козаева хәбәр иткәнчә, Башкортстанда язгы ташуның иң кызган чоры якындагы өч-дүрт көндә фаразлана. «Пәнҗешәмбе, 22 апрельдә, республика территориясенә явым-төшем алып килә торган фронт туры килә, - диде Анна Козаева. - Башта яңгырлар Башкортстанның көнбатыш районнарында, ә җомга һәм шимбә көннәрендә, көньяк-көнчыгыш районнардан тыш, төбәкнең барлык территориясендә явачак".
Башкортстан башкаласы тирәсендә Агыйдел елгасы соңгы тәүлектә 10 сантиметрга күтәрелгән.
Кирилл Первов сүзләренә караганда, Әлшәй, Чишмә һәм Дәүләкән районнарында яшәүчеләргә һәр очракка әзер булырга кирәк.
«Тәүлек эчендә Дим елгасы 18 сантиметра артты һәм без якындагы ике көндә суның янә күтәрелүен көтәбез. Дәүләкән районында дүрт йорт яны территориясен су баскан инде", - дип ачыклык кертте ведомство вәкиле.
Гидропостлар графигы буенча, узган елда ташу вакытының кискен чоры 4 майга туры килгән. Агымдагы елда язгы ташу кульминациясенә апрель ахырына кадәр җитәчәк.
Фото: башинформ