Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә түбәндәге язма калдырган.
"Мин шәхсән контрольдә тотучы проектларның берсе - республикада «Сөт кухнясы» булдыру. Өстәвенә, продукциясенең, чыннан да, безнең балалар өчен файдалы булуы мөһим. Без Башкортстанда сөт эшкәртү буенча җиде цех ачтык - Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Белорет, Октябрьский һәм Югары Кыйгыда - аларда, тулаем алганда, тәүлегенә 20 тоннага кадәр сөт эшкәртәләр.
Хәзер өләшү пунктлары базасын киңәйтәбез, бу әниләргә сөт продукциясен өйдән еракка китмичә генә алу уңайлы булсын өчен эшләнә. Республикада сөт һәм коры катнашмалар алырга мөмкин булган 132 пункт бар.
Бүген, 20 апрельдә, «Сөт кухнясы» продукциясен бирүнең стационар пунктын Авыргазы районының Толбазы авылында ачабыз, ул атнага өч тапкыр эшләячәк. Торак пункты зур – бушлай сөтне биредә 160 бала һәм бала имезүче бер әни ала. Элек йогурт, эремчек, кефир һәм сөтне урындагы даруханәдә бирәләр иде.
Кичә Уфада сөт сату һәм бирүнең яңа пунктын ачтылар, хәзер якын-тирәдә яшәүче яшь әти-әниләргә җиңелрәк булачак. Дүртөйле районында яшәүчеләрнең зур үтенече буенча "Сөт кухнясы" автолавкасы маршрутына Әсән һәм Семилетка кертелде.
«Сөт кухнясы» җитештерә торган продукциянең бушлай таратыла торган өлешен тиз генә алып бетерәләр. Сатуга чыгарылган бер өлеше дә шунда ук бетә. Продукциягә ихтыяҗ зур, һәм без җитештерүне киңәйтәчәкбез.
Сәламәт булыгыз! Һәм туган җирдә җитештерелгән файдалы продукт белән тукланыгыз)))
P. S. "Сөт кухнясы"на менә шундый зур булмаган реклама... )))" - дип язган ул.