+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2021, 15:55

"Һәр ветеранга - концерт!"

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышы булды. Аны төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышы булды. Аны төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.

– Шушы көннәрдә Җиңү көнен бәйрәм итү буенча федераль штаб «Үлемсез полк» йөрешен 24 июньгә күчерү турында карар кабул итте, – дип хәбәр итте Александр Сидякин. – Бу коронавирус белән күпләп зарарлану куркынычы белән бәйле. Ә 9 Майда «Үлемсез полк онлайн " Бөтенрусия акциясе узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.

Калган тантаналы чаралар санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәгәндә узачак. Шулай итеп, 7 майда «Башкортостан» дәүләт концерт залында бәйрәм концерты була. Фойеда чакырылган ветераннар һәм сугышта катнашучыларны республика Хәрби дан музее фондларыннан күргәзмә каршы алачак.

9 майда, гадәттәгечә, Уфаның Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасы узачак. Анда ветераннар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, волонтерлар һәм патриотик оешмалар активистлары катнашачак.

Уфаның Октябрь проспектында Уфа территориаль гарнизоны хәрбиләрен, федераль башкарма хакимият органнары һәм оешмаларының территориаль бүлекчәләрен тантаналы рәвештә уздыру оештырыла. Парадта 1,5 меңнән артык шәхси состав, тынлы оркестр, Бөек Ватан сугышы чорындагы, заманча хәрби техника, шулай ук кече авиация катнашачак. Урыс драма театры каршындагы мәйданда хәрби машиналар экспозициясе оештырылачак.

Ленин исемендәге мәйданда бәйрәм концерты узачак, аның хедлайнеры Русиянең танылган «Любэ» төркеме булачак.

Уфада Җиңү көне уңаеннан тантаналы чаралар Ленин исемендәге мәйданда һәм УМПО Мәдәният сарае каршында бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Бәйрәмнең туры трансляциясен «БСТ» телеканалы алып барачак.

– Республика шәһәрләрендә һәм районнарында урындагы мәдәният йортларының мобиль автоклублары тантаналы чараларда шәхсән катнаша алмый торган ветераннарга барачак, һәм анда йорт тәрәзәләре каршында алар хөрмәтенә шәхси концертлар һәм парадлар узачак, – дип хәбәр итте Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

– Алда торган өмәләрдә безнең урамнарны һәм скверларны чүп–чардан арындырып кына калмыйча, обелискларны, истәлекле урыннарны, хәрби каберлекләрне дә тәртипкә китерергә кирәк, - дип ассызыклады Александр Сидякин. - Иң мөһиме - бер генә ветеран да онытылмасын. Аларны күрергә, өй мәшәкатьләрендә ярдәм итәргә, һәркемгә тиешле игътибар күрсәтергә кирәк.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас