МЧС төбәк халкын һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын көчле җил булуы турында кисәтә. Синоптиклар белдерүенчә, алдагы көннәрдә һава торышы кискен үзгәрәчәк.
Бүген республикада көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Алмашынучан-болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Көндез һава температурасы +9,+14 градус тәшкил итәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә көчле давылда (13,9-17,1 м/с) агач ботакларының сынып төшүе, көчле җилгә каршы баруның авырлашуы турында кисәтәләр. Көчле җил нәтиҗәсендә урамнарда урнаштырылган реклама щитлары, транспарантлар, светодиод паннолар килеп төшәргә, аварга мөмкин. Сак булыгыз!