Идарәчеләрнең "Русия лидерлары" дип аталган дүртенче конкурсына Башкортстаннан 1300 гариза килгән. Бу бәйге - "Русия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының флагман проекты. Башкортстан, Бөтенрусия рейтингында 11нче урынны яулап, "Русия лидерлары" конкурсына гаризалар бирү активлыгы буенча Русиянең беренче 20 төбәге исемлегенә керде.
Әлеге вакытка "Русия лидерлары" конкурсында катнашуга барлыгы 100 меңнән артык гариза кергән. Гариза тапшыру кампаниясе ахырына кадәр 5 көн кала. Конкурска теркәлү 26 апрельдә Мәскәү вакыты буенча 23.59 сәгатьтә ЛидерыРоссия.рф сайтында ябылачак.
26 март көнне "Русия - мөмкинлекләр иле" оешмасының Күзәтчелек советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин "Русия лидерлары" дүртенче конкурсының стартын хуплады, 31 мартта гариза кампаниясе старт алды. Бу сезонның төп аермасы - яңа треклар. Узган елда эшли башлаган «Фән» һәм «Сәламәтлек саклау» белгечлекләренә «Бизнес һәм сәнәгать», «Дәүләт идарәсе», «Мәдәният» һәм «Мәгълүмат технологияләре» треклары өстәлгән иде, 8 апрельдә аларга янә "Студентлар" трегы өстәлде. 14 апрельдә "Халыкара" трегы башланды.
Идел буе федераль округында «Русия лидерлары» конкурсына гаризалар саны буенча Түбән Новгород өлкәсе (1578 гариза), Татарстан Республикасы (1573 гариза), Самара өлкәсе (1505 гариза), Башкортстан Республикасы (1300 гариза) һәм Пермь крае 923 (гаризалар) алда бара.