+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2021, 07:40

Ташкын: әлегә хәл тотрыклы кала

Башкортстан язгы ташуның беренче кискен чорын узды, инде икенчесе көтелә.

Башкортстан язгы ташуның беренче кискен чорын узды, инде икенчесе көтелә.

Бу хакта бүген ташкынга багышланган брифингта билгеле булды.

Язгы ташуның икенче этабы 28 апрельдән 1 майга кадәр күзәтеләчәк. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров билгеләп үткәнчә, Агыйдел бассейны Павловка, Нөгеш, Йомагуҗа сусаклагычлары белән көйләнә. "Ведомствоара эшче төркем тарафыннан төзелгән план ярдәмендә без Агыйделдә суны бүгенге дәрәҗәгә кадәр төшерә алдык", — диде ул.

Кичәге көнгә Агыйдел елгасында су күләме 630 сантиметр тәшкил иткән – тәүлек эчендә 11 сантиметрга кимү күзәтелгән. Дим һәм Караидел елгалары буенча су дәрәҗәсе 6 сантиметрга арткан: Караидел елгасы дәрәҗәсе — 687, Димнеке 455 сантиметр.

Павловка сусаклагычыннан су агызылу артуга карамастан, Агыйделдә суның иң күп дәрәҗәсе 641 сантиметр тәшкил иткән. Якын көннәрдә явым-төшемнәр көтелә, алар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу явым-төшем ташкынның узуына сизелерлек йогынты ясамаячак, дигән фикердә Фәрит Гомәров. Тау елгаларында су дәрәҗәсе бераз артачак, Агыйделдә бүгенге дәрәҗәләр сакланачак.

22 апрельгә Башкортстанда ташкын сулары алты муниципалитет территориясендә 544 йорт яны участогы, 138 бакча йорты һәм бер торак йортны баскан. Автомобиль юлларының 16 өлешендә су басу күзәтелә. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Сәетгәрәев хәбәр итте. “Су астында калган йорт яны участокларында 218 кеше яши, шул исәптән 33 бала”, – диде ведомство вәкиле. Уфа, Чишмә, Белорет, Архангель, Дәүләкән, Бөрҗән районнары, су басу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә кала.

Соңгы тәүлек эчендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең “кайнар линия” телефонына язгы ташу вакытында оператив ярдәм белән бәйле бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән. Илдар Сәетгәрәев сүзләренә караганда, төбәктә ташкынга бәйле хәл тотрыкланган.

“Кайнар линия” телефоны: 8 (347) 239-99-99. Коткаручылар су баскан очракта эвакуацияләргә генә түгел, ә зур су килү нәтиҗәләрен бетерергә: чүп-чарны җыештырырга, суны суыртырга, башка эшләр башкарырга да ярдәм итәчәк.

Фото: башинформ


Читайте нас