Башкортстан аша үтүче федераль трассаларда 260 мең квадрат метрдан артык юл тамгасы яңартылачак.
«Приуралье» идарәсе Башкортстанда федераль трассалар участокларында горизонталь юл тамгасы сала башлады. Юл хәрәкәтен оештыру һәм хәвефсезлек бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, беренче чиратта тузган участокларны тергезәчәкләр, аннан соң тамгалар Уфа шәһәренә керү һәм урап узу юлларында төшереләчәк.
Юл төзүчеләр барлыгы 260 мең квадрат метрдан артык юл тамгасы төшерәчәк. Эшләр транспорт агымының интенсивлыгын исәпкә алып башкарыла. Шул ук вакытта машиналар йөрү өлешен тулысынча япмыйлар.
Юл линияләрен төшерү өчен, нигездә, чыдам материаллар кулланалар. Аларның составына шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементлар да керә, алар ярдәмендә тамга тәүлекнең караңгы вакытында да ачык күренә. Озын гомерле материаллар тышкы йогынтыларга каршы торучанлыкка ия, транспортның интенсив хәрәкәтенә тиз бирешми.
Горизонталь юл тамгасын төшерүне методик рекомендацияләр нигезендә һәм норматив таләпләрне үтәп алып баралар. Эшләр берничә этапта һәм уңай һава шартлары булганда гына башкарыла. Барлык эшләрне октябрь уртасына төгәлләү планлаштырыла.
Фото: Башинформ