Бүген Уфада елга транспорты навигациясе ачылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.
"Бүген Уфада Дуслык монументында без 2021 елгы навигацияне ачтык. Без бу вакытка Агыйдел буен реконструкцияләдек. Нәкъ менә шушы урыннан 1858 елда, 163 ел элек, беренче башкорт пароходы китә.
Безнең республикада 1000 километр эчке су юллары бар. Төп транспорт артерияләре - Агыйдел, Караидел елгалары һәм Павлов сусаклагычлары. Алар безгә су транспортын үстерү буенча зур мөмкинлекләр бирә, һәм без моның белән шөгыльләнәчәкбез. 2020 елда без банкротлыктан Башкортстан елга пароходлыгын коткарырга карар кылдык. Предприятиене торгызу мәсьәләләре берничә тапкыр "Транспорт сәгате" нда каралды, безнең идарә командасы бу юнәлештә эшләде, һәм бу үз җимешләрен бирде. Безнең планнарыбыз зур.
2021 елгы навигациягә 500 мең пассажир һәм кимендә 1 миллион тонна йөк ташырга планлаштырабыз”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.
Фото: vk.com/wall413272232_611320