11 майда эшкә чыгачакбыз.
Русия Президенты Владимир Путин "Роспотребнадзор" башлыгы Анна Попованың коронавирус аркасында май бәйрәмнәрендә өзлексез ял итү тәкъдиме белән килеште, дип хәбәр итә "Россия 24" телеканалы.
Анна Попова сүзләренә караганда, майның өзелгән ял көннәре аркасында, русиялеләр шәһәргә әйләнеп кайтып һәм янә аның чикләреннән чыгып, җәмәгать транспортында йөриячәк, ә бу үз артыннан билгеле бер куркыныч тудыра.
Дәүләт башлыгы җомга көнне тиешле указга кул куелачагын билгеләп үтте.
"Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз", - диде Путин.
"Роспотребнадзор" башлыгы фикеренчә, бу чара эпидемиологик хәлне тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.