+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 апрель 2021, 04:45

Ветеран тереләй янган...

Салават шәһәрендәге янгында 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны һәлак булган.

Салават шәһәрендәге янгында 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны һәлак булган.

Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 22 апрельдә биредәге Богдан Хмельницкий урамында ике катлы торак йорт фатирында янгын чыккан.

Янгын урынында 1925 елда туган ир табыла. Зыян күрүчене медикларга тапшыралар. Кызганычка каршы, ашыгыч медицина ярдәме бригадасына аның үлемен теркәргә генә калган. Һәлак булучы Бөек Ватан сугышы ветераны булган.

Янгынның һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе эшли.
Читайте нас