+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 апрель 2021, 05:40

Яңгыр ява да ява әле...

Башкортстанда киләсе атнада яңгырлы һава торышы сакланачак.

Башкортстанда киләсе атнада яңгырлы һава торышы сакланачак.

Бу хакта бүген БСТ туры эфирында брифингта Башгидрометүзәкнең баш синоптикы Анна Козаева хәбәр итте.

"Республика халкына күңелсез хәбәр җиткерәм. Эш шунда, без циклон йогынтысында булачакбыз, фронтлар узачакбыз. Шуңа күрә һава торышы тотрыксыз булачак. Якындагы ял көннәрендә температура + 1,+6, көндез +9,+14. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә явым-төшем ихтималы зур түгел, әмма урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы бераз күтәрелә ала. Чәршәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә явым-төшем ихтималы тагын арта, чираттагы фронталь бүлекләр уза", - диде Анна Козаева.

Май бәйрәме көннәрендә явым-төшем ихтималы саклана, әмма төгәл фараз киләсе атнада билгеле булачак.
Читайте нас