Республика буенча узган “Яшел Башкортстан” акциясенә Кырмыскалы районы халкы да актив кушылып, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның туган авылында агачлар утыртты.
Экологик акциягә районның оешма-предприятиеләреннән 300 тирәсе кеше кушылды, изге эшкә мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры урынбасары П. Иофинов, район хакимияте башлыгы А. Сабиров, хакимият вәкилләре дә үз өлешен кертте.
Көннең бераз салкын булуы да өмәчеләргә комачауламады. Киресенчә, мондый һава шартларында “Җиңү аллеясе”нә утыртылган 4 мең чыршы һәм 60 эре каен тиз арада тамырланып китәчәк. Моны үзенең чыгышында Павел Августович та билгеләп үтте.
- Кырмыскалы районында туфрак уңдырышлы, биредә иген культуралары да мул уңыш белән сөендерә, ә берничә елдан бу аллеядә шаулап үсеп утыручы агачларга карап, үзегезнеңдә шушы изге эштә катнашканыгыз өчен горурланачаксыз, - диде министр урынбасары, җыелучыларны сәламләп.
Альфир Фәрхәт улы билгеләвенчә, узган елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры М. Шәйморатов һәм илебез азатлыгы өчен көрәшкән барлык якташларыбыз истәлегенә Шәйморатов авылының Җиңү урамы янында “Җиңү аллея”сенә нигез салынды. Быел да бу күркәм йола дәвам итә. Әлеге вакытта районда 20 мең агач утыртылган. Бу исә - республика буенча зур күләм.
- Кырмыскалылылар яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә зур өлеш кертә, ел саен районда 40-50 мең тирәсе агач утыртыла. Мондый өмәләр тирә-ягыбызны тагын да күркәмрәк, чистарак итү өчен эшләнә, - диде муниципалитет башлыгы, җыелучыларга эшләрендә уңышлар һәм күтәренке кәеф теләп.
Өмәчеләргә эшләве тагын да күңеллерәк булсын өчен район Мәдәният сарае артистлары бай һәм эчтәлекле концерт программасы әзерләде – агач утырту дәртле җырлар астында башкарылды. Ә эшләве бер дә авыр булмады, чөнки агачлар утыртыласы бер гектар мәйдан алдан яхшы итеп сөрелгән иде. Бу уңайдан Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы И. Моратшин барлык чараларда ярдәм күрсәтүче һәм бу эшкә дә кушылган урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе – А.Нургалиев җитәкчелегендәге “Шәйморатов” җәмгыятенә рәхмәтләрен җиткерде.
Ә инде эш беткәч, өмәчеләр район Кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тәмле карабодай боткасы ашап, кайнар чәй белән җылынды.
Кыскасы, “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә оештырылган өмә җыр һәм хезмәт бәйрәменә әверелде. Иң өлкән өмәчеләрнең берсе – байтак еллар урындагы хуҗалыкка рәислек иткән хезмәт ветераны, 86 яшьлек Әфкать Нигъмәтуллин яшьләр белән берлектә агач утыртуда катнашканнан соң сәхнәгә менеп, бу аллеядәге М. Шәйморатовка багышлап утыртылган бердәнбер зур наратка карап, “Яшь наратлар” җырын сузды.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.