+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 апрель 2021, 07:05

Су басулар дәвам итә

Су ташу сәбәпле, кайбер районнар хәвефле зонада кала.

Су ташу сәбәпле, кайбер районнар хәвефле зонада кала.
Башкортстанда йорт яны участокларын су басу сәбәпле, вакытлыча яшәү пунктларына урнаштыру үтенече белән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Алар Уфада яши, дип белдерде язгы ташу хәле буенча үткән бүгенге брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов.
Аның сүзләренә караганда, 24 апрель иртәсендә ведомство контролендә 3 муниципаль беремлек территориясендә 21 гадәттән тыш хәл кала, алар нәтиҗәсендә бакча ширкәтләре территориясендә 985 участокны (бер тәүлектә 102 участокка арткан) һәм 81 йорт яны территориясен (+2) су баскан.
"Чишмә районында Дим елгасы күтәрелү сәбәпле, су басу очраклары күзәтелде. Аерым алганда, Яңа Михайловка торак пунктында һәм "Сахра" һәм "Здоровье" бакчачылык ширкәтләрендә ике йорт яны территориясен су баскан», — дип билгеләп үтте ул.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, шулай ук Башкортстанда язгы ташкынга бәйле рәвештә Уфаның Дим, Киров, Ленин һәм Калинин районнары, шулай ук Чишмә, Белорет һәм Дәүләкән районнары хәвеф зонасында кала, дип өстәде.
"Фаразларны күздә тотып, без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләрен һәм чараларын яңа урыннарга күчерәбез, өстәмә профилактик чаралар уздырабыз. Барысына да, кирәк булганда, вакытлыча урнаштыру пунктларына күчәргә тәкъдим итәбез", - диде Эдуард Идрисов.
Үз чиратында, Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча республика идарәсе башлыгы Вилора Горохольская Башкортстанда якын көннәрдә төрле интенсивлыктагы яңгырларга бәйле тотрыксыз һава торышы сакланачак, дип кисәтте. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, яңгырлар елгаларда су дәрәҗәсенең үсүенә сизелерлек йогынты ясамаячак.
Фото: башинформ
Читайте нас