Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Анна Козак брифингта Башкортстанда коронавирус белән хәл тотрыклы, дип белдерде. Шул ук вакытта май каникулларында ул төбәк халкын COVID-кагыйдәләрен үтәргә чакырды: битлек киеп йөрергә, кулларны эшкәртергә, массакүләм чараларда социаль дистанцияне үтәргә кирәк.