+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 апрель 2021, 07:25

Ташкын эчәр суның сыйфатын начарайткан

Башкортстанда биш муниципалитетта су басу белән бәйле 22 хәл коткаручылар контролендә кала.

Башкортстанда биш муниципалитетта су басу белән бәйле 22 хәл коткаручылар контролендә кала.

Бу хакта бүген язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов хәбәр итте.

«Без су астында калган территорияләрдә су дәрәҗәсенең кимүен күзәтәбез. Бүгенге көндә 1261 йорт яны участогын су баскан, шуларның 1 200е - бакча ширкәтләрендә. 13 юл участогы су астында кала", - дип сөйләде Идрисов.

25 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 1073 йорт яны участогын, 16 юл участогын су баскан иде. Моннан тыш, кичә Чишмә районындагы Бочкаревка һәм Черниговка торак пунктларын тоташтыручы агач күпергә агач ауган. Хәрәкәттә кыенлыклар булмасын өчен коткаручылар аны кискән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Казак сүзләренчә, су ташу аркасында эчәргә яраклы суның сыйфаты бераз начарайган. Төбәктә ташкын чорында 202 кискен эчәк инфекциясе очрагы теркәлгән.

Кое һәм скважиналардан су алган кешеләргә аны куллану алдыннан дезинфекцияләргә киңәш итәләр. Шулай ук йортын су баскан, әмма су чигенгән кешеләргә, дезинфекция чараларыннан файдаланып, җыештырырга, әгәр дә тәртип урнаштырып булмый икән, махсус оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: Валерий Шахов.


Читайте нас