Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының гомум озынлыгы 13 546 километр тәшкил итә, шуларның 8 898 километры асфальт-бетон өслекле (шул исәптән: төбәк әһәмиятендәгесе - 2588, муниципальара әһәмияттәгесе - 6310 километр).
Агымдагы елда Башкортстан Республикасының Юл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан гомум файдаланудагы төбәк һәм муниципальара әһәмиятле автомобиль юлларында 646 миллион сумлык горизонталь юл билгеләре ясауга дәүләт контракты төзелде: быел - 317 миллион сумлык, киләсе елда 329 миллион сумлык эшләр башкарылачак.
Иртәгәдән горизонталь юл билгеләрен буяу белән төшерә башларга ниятлиләр. Уртача тәүлеклек температура +10 градус булгач, төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларында билгеләрне термопластика белән төшерү планлаштырыла.
Подрядчы оешма барлык кирәкле техника белән тәэмин ителгән. Бу - термопластика һәм буяу өчен 10 машина, материаллар тулы күләмдә бар.