+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 апрель 2021, 05:18

Бәйрәмнәрдә "коры закон" була ди...

Менә ничек шәп була!

Менә ничек шәп була!

Мондый иеш-мимешләргә кем шатлана, кем хафалана инде.

"Подслушано в Башкирии" телеграм-каналы республика Хөкүмәтендәге үз чыганагына сылтама белән бу хакта үз фикерләре белән уртаклаша.

Булган мәгълүматларга караганда, озын ял көннәрендә республикада яшәүчеләр өчен спиртлы эчемлекләр сату буенча чикләүләр булмаячак.

"Коры закон" төбәктә Соңгы кыңгырау көнендә, Яшьләр көне һәм 1 сентябрьдә Белем көнендә үз көченә керә. Шулай ук Яңа ел каникулларында һәм сабантуй вакытында да чикләүләр кертелә.

Әмма киләсе озайлы ялларда хәмергә сузылучылар барыбер күп булмас, чөнки бөтен мөселман дөньясы уразада. Аны тотарга мөмкинлеге булмаганнар да хәмер эчүдән, зина кылудан, гомумән гөнаһ алудан аш тартачак дип ышаныйк.
Читайте нас