Ишембайдагы фаҗигадән соң 1 майга кадәр йортларда урнаштырылган янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшереләчәк.
Кичәге оператив киңәшмәне республика Хөкүмәте Премьер- министры Андрей Назаров үткәрде. Ул Русия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында яңгыратылган яңалыкларга тукталды. Атап әйткәндә, лагерьларга путевкалар бәясен кире кайтару мәсьәләсенә кагылды. Андрей Назаров белдерүенчә, ел ахырына кадәр туристик кэшбэк – Русиядә ял итүгә тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтару — программасы озайтылды. Аерым алганда, Русиядә, Владимир Путин карары нигезендә, балалар лагерьларына юлламалар бәясенең 50 процентын кире кайтару планлаштырыла.
“Без бу эшне алып барабыз инде һәм балалар юлламалары буенча акчаның 75 процентын кайтарабыз. Гомумән, 310 санлы указда балаларны ел әйләнәсенә ял иттерү һәм савыктыру учреждениеләре төзү турында әйтелә. Бу юнәлештә эш алып барыла, һәм аны дәвам итәргә кирәк”, — диде Премьер-министр.
Искәртеп узабыз, Владимир Путин шулай ук 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга аена – 5650 сум, шулай ук авыр хәлдә булган йөкле хатыннарга 6350 сум өстәмә түләүләрне гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Шулай ук, мәктәп балалары булган гаиләләргә дә түләүләр каралган, дип билгеләде Премьер-министр.
Киңәшмәдә вице-премьер, сәла-мәтлек саклау министры Максим Забелин 26 апрельгә Башкортстанда коронавирус таралу турында соңгы мәгълүматларны җиткерде. Аның белдерүенчә, соңгы 24 сәгать эчендә республикада Ковид-19 йоктырган 97 кеше теркәлгән, аларның гомум саны 34 984 кешегә җиткән.
Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, әлеге вакытта 1918 кеше өй шартларында дәвалана. Стационарда 157 кеше кала, аларның унбере — авыр хәлдә. 32500 кеше савыккан, шул исәптән, 171 кеше — соңгы тәүлектә. “Республикада йогышлы профильдәге 1523 койка җәелдерелгән, койка фондының 74 проценты тулы. Алар барысы да кирәкле җиһазлар, кислород һәм СИЗ запасы белән тәэмин ителгән”, – дип хәбәр итте Максим Забелин.
“Бүгенге көннән башлап вакцина ясаткан һәр кешегә аерым билге биреләчәк, аның ярдәмендә вакцина алган кешене аерырга мөмкин булачак. Бу эшне башкару “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән мөмкин булды”, — диде сәламәтлек саклау министры.
Үткән атнада дөрләгән янгыннарда 9 кеше һәлак булган. Бу хакта киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. Берничә көн элек Ишембайда шәхси йорт янды. Анда дүрт кеше, шул исәптән ике бала янып үлде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йортта янгын хәбәр-чесе булуы ачыкланган. Әмма фаҗигагә ике көн кала аның батарейкалары утырган, аларны алыштырырга өлгермәгәннәр. Нәкъ менә шушы хәл аркасында йортта яшәү-челәр һәлак булган, әгәр батарейкалар алыштырылган булса, аның тавышы өйдәгеләрне уятыр иде. Фәрит Гомәров май бәйрәмнәренә кадәр муниципалитетларда янгын хәбәрчеләрендә батарейкаларны тикшерү һәм аларны алыштыру эшен оештырырга тәкъдим итте.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров бу хәлне куркыныч очрак дип атады. “Нибары ике көн батарейка эшләмәгән һәм янгын чыккан. Бу безгә тормышта вак-төякләр һәм очраклы хәлләр юклыгын искәртә, барысы да тиешенчә эшләргә тиеш”, — диде ул һәм янгын хәбәрчеләрен таратканда ук халыкка шунда ук батарейкалар комплектын тапшырырга тәкъдим итте.
Бу атнада тау елгалары буйлап экстремаль йөзү өчен Башкортстанга туристлар күпләп киләчәк дип көтелә. Шул сәбәпле табигый янгыннар хәвефе артачак. “Суда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында Зур һәм Кече Инҗәр, Сакмар, Ләмәзе һем Җилем елгалары буенча “сплав”ларда куркыныч тудыручы урыннарда вакытлыча коткару постлары куелачак”, — диде Фәрит Гомәров.
Башкортстанда ягып җылыту чорын тәмамлау турында карарлар 14 муниципаль берәмлектә кабул ителде, дип белдерде торак-коммуналь ху-җалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова. Җылылык Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай, Күмертау, Агыйдел шәһәрләрендә, шулай ук Борай, Благовещен, Бакалы, Кушнаренко, Әлшәй, Стәрлетамак, Ишембай, Мәләвез районнарында туктатылган. Калган барлык территорияләр дә, һава шартларына бәйле рәвештә, якын арада ягып җылыту чорын тәмамларга планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, нормативлар буенча, кимендә биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градустан югарырак булганнан соң, җылылык бирүне өзәләр. Язгы һава торышының тотрыксыз булуын һәм апрель-май айларында һава темпе-ратурасының сизелерлек төшүен исәпкә алырга кирәк. Муниципалитет яки конкрет торак йорт милекчеләре тарафыннан җылылык бирүне туктату турында карар кабул ителгән очракта, җылылык белән тәэмин итүне яңарту мөмкин булмаячак.
Киңәшмәдә, шулай ук, төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда тамгалар төшерүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Моннан тыш, җәмәгать урыннарын — мәдәният һәм ял паркларын, скверларны, мәйданнарны, яр буйларын төзеклән-дерү мәсьәләләре дә каралды. Вице-премьер Илшат Фазрахманов язгы кыр эшләре барышы турында сөйлә-де.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.