26-27 августта Уфада “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” Бөтенрусия форумы кысаларында “Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш” II Халыкара урбанистика форумы узачак.
Быел төп тема “Шәһәрләрнең үзгәрешләрен тизләтү” булачак. Шулай ук 2020-2021 елларда шәһәр мохитен трансформацияләү турында фикер алышу планлаштырыла.
Форум барышында берьюлы дүрт глобаль тема каралачак: «Территория-лидерлар», «Шәһәр һәм талантлар», «Үзгәрешләр белән идарә итү», «Тотрыклы үсеш һәм туризм».
Чара Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе (UFI) куркынычсызлык стандартлары буенча оештырылачак. Коронавирус пандемиясе чорында Башкортстан Русиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе статусын һәм шәһәр һәм территориаль үсешкә системалы якын килү аркасында лидерлык позициясен раслады. Әлеге форум төбәк казанышларын тулырак чагылдырачак, Русия шәһәрләрен төзекләндерү һәм үстерү буенча иң нәтиҗәле проектларга, шулай ук алдынгы халыкара кейсларга тәҗрибә һәм экспертиза ясаячак.
Форумда экспертлар булып Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников, Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Русия мәдәният министры Ольга Любимова, Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова, Русия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, “ВЭБ.РФ” дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов , “ДомРФ” җәмгыяте генеральный директоры Виталий Мутко, АСИ генеральный директоры Светлана Чупшеваның катнашуы көтелә. Шулай ук чит ил кунаклары һәм спикерларның катнашуы планлаштырыла.
Фото: house.bashkortostan.ru