Әмма тынычланырга иртәрәк әле.
Язгы ташу буенча хәл тотрыклана.
Аның иң кискен чагы артта калды, әмма тынычланырга иртәрәк әле, дип хәбәр итте бүген язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов.
Аның сүзләренә караганда, зур елгаларда су китә. Сүз Дим һәм Агыйдел елгалары турында бара, аларда су дәрәҗәсе кими, участоклар судан азат ителә.
Су ресурслары федераль агентлыгының Кама бассейны су идарәсе җитәкчесе урынбасары Виталий Тюр билгеләп үткәнчә, төбәк елгалары беренче ташуларның иң кызган чагын узса да, аның тулысынча тәмамлануы турында сөйләргә иртә әле. Тау һәм урман зоналарында, температура түбән булу сәбәпле, су запаслары зур күләмдә теркәлә. Димәк, тау елгаларының су дәрәҗәсе тагын да артачак.
«Соңгы өч көн эчендә Сим-Инҗәрдә агымнарның артуын күрдек. Бу җир асты суларының су объектларына эләгүе һәм аларның күләме артуы турында сөйли", - диде Виталий Тюр.
Эдуард Идрисов, шулай ук, төбәкнең аерым территорияләрендә язгы ташуны тотрыкландыру белән бергә, янгынга каршы режим кертелә, ә республикада су басу участокларына бәйле хәл тотрыклануга таба бара, дип билгеләде.
Фото: Валерий Шахов.