+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2021, 13:00

"Экология - һәркемнең эше" конкурсында катнашыгыз!

Уфада булганда "Росприроднадзор" җитәкчесе Светлана Родионова мәктәп укучылары белән дә очрашты.

Уфада булганда "Росприроднадзор" җитәкчесе Светлана Родионова мәктәп укучылары белән дә очрашты.
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Родионова бүген урындагы экология түгәрәкләрендә шөгыльләнүче Салават мәктәбе укучылары белән аралашу вакытында аларны “Экология - һәркемнең эше” Халыкара балалар-үсмерләр премиясендә катнашырга чакырды. Русия табигать күзәтчелеге башлыгы бүген Башкортстанда эш сәфәре белән.
«Без укучыларга табигатьне саклау эшендә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә телибез. Ышанам, нәкъ менә инициативалы һәм җаваплы кешеләр дөньяны яхшыга үзгәртәчәк. Мин һәр кешене безнең премиядә катнашуга заявка бирергә һәм киләчәкне яхшы якка үзгәртергә чакырам. Премиянең бик зур приз фонды булдырылды, 50 җиңүче экологик сменага "Орлёнок" халыкара лагерена барачак. Призерлар төрле гаджетлар алачак. Бездә бик намуслы, матур, яхшы конкурс һәм балаларда үз позицияләрен белдерү мөмкинлеге булачак. Экология - һәркемнең эше. Безнең премиядә катнашыгыз”, - диде Светлана Родионова.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас