Башкортстанда өч муниципалитетта су басу белән бәйле 16 очрак коткаручылар контролендә кала.
Бу хакта бүген язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Сәетгәрәев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә 582 йорт яны участогын, 25 йорт яны территориясен, 11 бакча йортын, 8 юл участогын су баскан. Әлеге участокларда 87 кеше яши, шул исәптән 13 бала. Уфада вакытлыча яшәү пунктларында ике кеше кала", - диде ул.
Аның сүзләре буенча, Димдә су дәрәҗәсе түбәнәя бара, әмма елга әлегә ярларына кайтмаган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Кирилл Первов белдерүенчә, тәүлек эчендә ике мөрәҗәгать килгән, бу хәлнең тотрыклануы турында сөйли — элегрәк тәүлек эчендә килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 170кә җиткән. Әлеге ике хәбәр Дим һәм Калинин районнарында йорт яны участокларын су басу турында булган.
Узган тәүлектә барлык елгаларда да су кимү күзәтелгән: Агыйдел тәүлегенә - 45 сантиметрга, Чишмә районында Бочкарева тирәсендәге Дим елгасы дәрәҗәсе 23 сантиметрга кимегән.
Фото: Валерий Шахов.