+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 апрель 2021, 04:50

Бәйрәмнәрдә көннәр бакчада эшләрлек булырмы?

Башкортстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Башкортстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Бүген, 29 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан,көнбатыштан, урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез һава температурасы +10...+15 градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 30 апрельдә, төнлә республиканың төньягында бераз кар явуы көтелә. Җил талгын, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә -3...+2 градус, көндез +11...+16 градус тәшкил итәчәк.

Бәйрәм көнне, 1 майда, көндез республиканың төньяк-көнбатышында бераз яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Төнлә һава температурасы 0...+5 градус, кайбер районнарда һавада һәм туфрак өслегендә -5 градус салкын, кырау төшәчәк. Көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: orel-medexpress.ru
Читайте нас