+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 апрель 2021, 16:30

"Экологик проблемаларны киләчәк буынга калдырырга хакыбыз юк"

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова: «Сибай карьерының киләчәген бер ай эчендә билгеләячәкбез».

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова: «Сибай карьерының киләчәген бер ай эчендә билгеләячәкбез».

29 апрельдә Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова һәм республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин Урал аръягы тау-баектыру предприятиеләрендә экологик хәл буенча «Учалы тау-баектыру комбинаты»нда эшлекле киңәшмә үткәрде.

Учалы тау-баектыру комбинаты директоры Зәкәрия Гыйбадуллин Яңа Учалы бакыр-казылма рудаларын үзләштерү проектын оптимальләштерү барышы турында сөйләде.
Александр Сидякин предприятиедә сәнәгать эшләнмәләре аркасында туфракның вибрацияләнүенә карата халыкның шикаятьләре белән ничек эшләүләре турында кызыксынды. Рудник янында урнашкан шәхси сектордагы коеларда эчәргә яраклы су җитмәү сәбәпле дә мөрәҗәгатьләр күп килә. Бу предприятиенең якын-тирә күлләрдән күп су алуы белән аңлатыла.

- Без Учалы районы хакимияте белән берлектә халык белән очрашулар уздырабыз, экологиягә зыянлы йогынтыны киметү, шул исәптән шәхси йортларга су үткәрү мөмкинлеген дә тикшерәбез, – дип җавап бирде җитәкче.

– Кирәкле мәгълүматны халыкка вакытында җиткерегез, халык белән диалог режимында эшләгез, - дип өстәде Светлана Радионова. - Ә иң мөһиме - предприятие тирәсендәге экологик хәлне савыктыру буенча программа әзерләү.
Сибай карьерындагы хәл турында Сибай тау-баектыру комбинаты генеральный директоры Алексей Ишимов сөйләде.

– Тау токымнары эчендә януны бетердек, әмма су басу мәйданнары дәрәҗәсеннән югарырак булган участокта күкертле газларның өслегенә чыгу юллары бар, – диде Алексей Ишимов. – Без су дәрәҗәсен күтәрүне дәвам итәбез. Кешеләрнең эшләнмәләргә керү мөмкинлеге юк. Карьер ябыла.
"Росприроднадзор" җитәкчесе Сибай карьерында экологик зыянны бетерү буенча план әзерләргә кушты.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин "Росприроднадзор" эш төркеменең Светлана Радионова җитәкчелегендәге инспекторлык сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәяләде.

– Без үзебезнең сәнәгать предприятиеләрендә экологик проблемаларга объектив аудит үткәрү белән кызыксынабыз. Аларның күбесе узган гасыр уртасында төзелгән һәм инде табигатьне саклау законнары таләпләренә җавап бирми, – диде Александр Сидякин. - Без җәмәгатьчелек экологлары белән берлектә аларга инвентарлаштыру үткәрү, пычранган туфракны рекультивацияләү һәм якын-тирә сулыкларны чистарту буенча эшләрнең масштабын бәяләү өчен экологик зыян салынган объектлар реестрын формалаштыру эшенә, һичшиксез, керешәчәкбез. Экологик проблемаларны киләчәк буынга калдырырга хакыбыз юк.
Светлана Радионова, шулай ук, Башкортстаннан 7-16 яшьлек балаларны «Экология - һәркемнең эше» халыкара балалар – үсмерләр премиясенә конкурста катнашырга чакырды.

- Бу - кызыклы, стандарт булмаган, креатив идеяләр, башлангычлар, тирә-як мохитне саклауга, табигатькә сак карашка, экологик белем бирүгә һәм яшь буын арасында экомәдәниятне популярлаштыруга багышланган күренекле проектлар өчен премия, - диде Светлана Радионова. - Проектның төп максаты - яшьләрнең экологик аңын арттыру, балаларны һәм үсмерләрне табигатьне саклауга җәлеп итү, популяр форматларда экоактивлыкны хуплау.

50 җиңүче «Орленок» халыкара лагерена экологик сменага барачак, ә конкурс призерлары гаджетлар һәм башка бүләкләр алачак. Гаризаны 2021 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас