Бу хакта Бөре районында видео төшерелгән.
Социаль челтәрләрдә дүрт баланың берничә эттән котылырга теләп агачка менеп китүе турында видео таралган. Әлеге кадрлар Бөредә төшерелгән.
Язма авторлары балалар егылып төшәргә мөмкин дип борчыла: аларны коткару өчен этләргә ашарга ташларга тәкъдим итә, әмма соңрак бу уйдан кире кайталар.
Яңалык каршылыклы фикерләр уятты. Комментаторларның күбесе балалар өчен борчыла. Күпләр Учалы районында булган фаҗиганы искә төшерә, анда 4 яшьлек баланы эт талап үтергән иде. Әмма кайбер социаль челтәрләрдән файдаланучылар этләр үзләрен агрессив тотмый, ә малайлар белән уйный гына, дип билгеләп үтә.
«Сәер. Әгәр дә балалар этләрдән котылырга теләп агачка менсә, этләр агач астында йөрер, балаларга өрер яисә ташланыр иде. Ә без видеода нәрсә күрәбез? Балалар агачка менгән. Этләр тыныч кына аста йөри», — дип язган Надежда Курамшина.
"Этләр өрми дә бит, үзләрен тыныч тота, алар малайлар белән килгәнгә охшаган. Малайларның агачка менеп уйнысы килгәндер мөгаен", - дип фаразлый Светлана Белчаева.