+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 апрель 2021, 15:35

Ташкыннан янгын хәтәррәк!

Республикада өч муниципалитет территориясендә ташкынга бәйле 16 очрак контрольдә кала.

Республикада өч муниципалитет территориясендә ташкынга бәйле 16 очрак контрольдә кала.
Бу хакта кичә язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов белдерде.
Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта 432 ихата яны участогын су баскан, шуларның 417се — бакча ширкәтләре, 15е — йорт яны территориясе. Тәүлек эчендә 10 йорт яны территориясе, 140 бакча участогыннан су киткән. Хәзерге вакытта Уфа шәһәре (Дим һәм Киров районнары), Чишмә һәм Уфа районнары контрольдә кала.
Брифингта май бәйрәмнәрендә шашлык әзерләгәндә янгын хәвефсезлеген саклау турында да сүз булды. Эдуард Идрисов мангалны якындагы биналардан һәм корылмалардан кимендә биш метр, катнаш урманнан 30 метр һәм ылыслы урманнан 100 метр ераклыкта урнаштырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Мангал яфраклар һәм коры үлән белән янәшә урнашмаска, янәшәдә генә янгынны сүндерү өчен чаралар, мәсәлән, су булырга тиеш.
"Янгынны булдырмас өчен, агач күмереннән файдалану яхшырак. Яндырып җибәрү өчен махсус сыеклык кулланабыз, әмма ул коры үләнне яндырмасын өчен бик аз сибәбез. Янган вакытта аны утка сибү тыела", - диде Идрисов.
Кыздырганнан соң күмерләргә күп су сибәргә кирәк. Ут белән эш иткәндә барлык хәвефсезлек чараларын кулланырга киңәш ителә.
Әйткәндәй, Башкортстанда коры үлән яну сәбәпле, тәүлек эчендә 17 янгын чыккан.
Фото: башинформ
Читайте нас