+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2021, 05:08

Елгаларда су кимиме?

Башкортстанда ике муниципалитетта су басу белән бәйле 10 очрак коткаручылар контролендә кала.

Башкортстанда ике муниципалитетта су басу белән бәйле 10 очрак коткаручылар контролендә кала.

Бу хакта бүген язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Эдуард Идрисов хәбәр итте.

«Бүгенгә 178 йорт һәм йорт яны участогын су баскан, шуларның 171е коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре территориясендә. Тәүлек эчендә 246 бакча участогы, 8 йорт яны территориясе, 3 автомобиль юлы участогыннан су киткән", - дип хәбәр итте ул.

Ул билгеләп үткәнчә, "Башгидрометүзәк" фаразларына караганда, барлык елгаларда да су кимүгә бара. Шулай да Уфа, башкаланың Киров районында һәм Чишмә районында биш бакча ширкәте территориясендә су басу очраклары контрольдә тотыла, анда кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Кирилл Первов белдерүенчә, бүген төнлә халыктан су басу турында хәбәрләр килмәгән, моңа кадәр барлыгы 1224 мөрәҗәгать булган. Соңгы тәүлек эчендә хәбәрләр "03" линиясе буенча медицина ярдәме күрсәтүгә кагылган, алар кичекмәстән ярдәм алган, дип билгеләп үтте ул.

Фото: Валерий Шахов.
Читайте нас