+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2021, 08:25

Газүткәргечтәге янгынга нәрсә сәбәпче?

Белорет районындагы Сермән авылы янында магистраль газүткәргечтә янгын сүндерелгән.

Белорет районындагы Сермән авылы янында магистраль газүткәргечтә янгын сүндерелгән.

«Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятендә аңлатуларынча, вакыйга урынына янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен белгечләр һәм техника җибәрелгән. Кулланучыларны газ белән тәэмин итү резерв магистраль газүткәргече буенча башкарыла.

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта хәзер һәлакәтнең барлык хәл-шартларын ачыклау буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелүен хәбәр итте.

Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе хезмәткәрләре Гигиена һем эпидемиология үзәге белән берлектә газүткәргеч шартлаганнан соң биредә атмосферада зарарлы матдәләр микъдарын үлчиләр.

Уфа — Инҗәр — Белорет автомобиль юлының 205нче чакрымында Белорет районында авария урынында хәрәкәтне чикләү 2 майга кадәр гамәлдә булачак. Хәзер урында юл-патруль хезмәте экипажлары эшли. Әлеге участокны урап үтү Сермән авылы аша оештырылган.

Фото: Андрей Иванюта.
Читайте нас