Башкортстанның 43 районы чәчү кампаниясенә кушылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
"30 апрельгә сабан культуралары 114 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу санны 2,1 миллионга кадәр җиткерү планлаштырыла, - дип яза ул. - Эш бик күп. Тик безнең кырларда нинди агрегатларның көйле эшләвенә карап, игенчеләребез бу бурычны үтәячәгенә шик калмый. Алар искергән тракторлар түгел, ә заманча машиналар.
Без киләчәктә дә аграрийларга шундый техника паркын тулыландырырга ярдәм итәчәкбез. 2021 елның өч аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1,8 миллиард сумнан артык суммага 778 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Инде бүген үк республика хуҗалыкларында булган агрегатлар ярдәмендә тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкин.
Аграрийларга яхшы һава торышы телик! Якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!"
Фото: "ВКонтакте"