Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Сезне чын күңелдән Русия янгын сүндерүчеләр көне белән котлыйм!
Бүген сезнең хезмәт ашыгыч ярдәм күрсәтү, халыкның һәм предприятиеләрнең комплекслы иминлеген тәэмин итү системасының мөһим өлеше булып тора. Сезнең кыю гамәлләрегез нәтиҗәсендә узган елда республикада 11 меңнән артык янгын сүндерелде, 1200дән артык кеше коткарылды.
Башкортстан янгын сүндерүчеләре һәрвакыт әзерлектә. Ут стихиясенә каршы көрәш аерым физик әзерлекне генә түгел, батырлыкны, рух көчен, югары һөнәри осталыкны да таләп итә.
Ут белән көрәштә кешеләрне коткару өчен үз гомерләрен биргән геройларның исемнәре безнең хәтердә мәңгегә калачак. Янгын сүндерү бүлекчәләре алга таба да шәһәрләребезне һәм авылларны янгын стихиясеннән нәтиҗәле яклар дип ышанам.
Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: "Республика Башлыгы" сайтыннан.