+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2021, 17:33

Сак булсагыз, сәламәт булырсыз!

Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә кабул ителгән югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясе нигезендә, 1 майдан 7 майга кадәр республика территориясендә булган барлык гражданнарга кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелырга киңәш ителә.

Мәдәни-күңел ачу чараларын оештыручылар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, җәмәгать транспорты предприятиеләре дезинфекция режимын көчәйтергә тиеш.

Төбәкнең башкарма хакимияте органнарына бу чорда, административ беркетмәләр төзү хокукы белән, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне контрольдә тотарга кирәк.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас