Бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Белорет районының Сермән бистәсендә газ торбаүткәргече яну турында хәбәр килгән.
Газ иртәнге җидедә яна башлаган. Әлеге хәлне күрүчеләр Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә хәбәр иткән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары килү белән яну зонасын сүндергәннәр. Урынга 38 хезмәткәр һәм 15 берәмлек техника килгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән алынган башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Вәзгыять Баш идарә контролендә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткәнчә, янгын локальләштерелгән. Әлеге вакытта газ калдыклары янып бетеп бара.
"Халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Районда янгын сүндерелгән, шуңа күрә ут таралу хәвефе юк. Сермән, Азнакай һәм Кадыш авылларына газ бирү вакытлыча туктатылган. Шәһәрдә газ бар. Барлык ашыгыч хезмәтләр урында, хәл контрольдә», - дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.
Шулай ук Сермән янындагы Белорет - Уфа трассасында юл өслеге зыян күргән, дип хәбәр ителә.
Фото: "Башинформ"