+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2021, 17:38

Янгынга каршы кагыйдәләрне онытмыйк!

Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

"Бүген иртән Белорет районының Сермән авылында булган гадәттән тыш хәл буенча Хөкүмәттәге утырышта җитди сөйләшү булды. Анда магистраль газүткәргече янды. Барлык коткару хезмәтләре оператив эшләде. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау эше бара. Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Якын-тирәдә заправкалар юк, ә якындагы йортларга кадәр ярты чакрымнан артык ара бар. Әмма авария нәтиҗәсендә, гражданнарның тормыш хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, Сермән, Азналы һәм Кадыш авылларында газ бирүне туктатырга туры килде. Бу мәсьәләне бүгенге көн дәвамында хәл итәргә, шулай ук урында барлык җаваплы хезмәтләр белән киңәшмә үткәрергә һәм халык белән аралашырга кушылды. Барысы да контрольдә. Барысын да хәл итәбез.

Гомумән, бездә янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе аерым контрольдә. Бигрәк тә язгы-җәйге чор башлану белән, коры үлән яна башлый. Бездә инде урман янгыннары белән катлаулы хәл килеп чыкты. Узган елда беренче янгын 1 майда булса, быел аларның саны инде 20дән артык. Бөтен җирдә дә алар кеше гаебе белән килеп чыккан. Без үз ягыбыздан контрольне көчәйтәбез, өстәмә техника җибәрәбез, профилактик чаралар уздырабыз. Әмма кешеләр үзләре урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәсә, бу җитәрлек булмаячак. Шуңа күрә барча халыктан да җаваплырак булуыбызны, табигатьтә, бакчаларда сак баруыбызны сорыйсым килә.

Барыгызга да сәламәтлек телим!" - дип язган ул.

Фото: "Фейсбук"
Читайте нас