+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Май 2021, 09:30

Бурдан кала, уттан калмый...

Янгынга юл куймас өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү мотлак.

Янгынга юл куймас өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү мотлак.

Быел яз иртә килде. Гомумән, елның бу мизгелен күпләр көтеп ала, чөнки кыш салкыннары нык туйдырды. Ә көннәр җылыну белән табигать кочагына чыгып ял итү өчен гаять зур мөмкинлекләр ачыла. Күпләр бакчаларында мәш килә, яшелчә, җиләк-җимеш утырту чоры башланды. Әмма көннәр җылыну белән янгын хәвефе дә кискен артты, чөнки ихаталарда һәм бакчаларда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын очраклары ешайды. Ут чыгып, урманнар яна. Моңа чик кую максатында апрель башында ук Башкортстан биләмәләрендә янгыннан саклану буенча махсус аерым режим кертелде. Шуңа да карамастан, катлаулы хәл хәзер дә саклана. Май бәйрәмнәрендә исә күпләр, урманнарга һәм су буйларына чыгып, ял итәргә исәп тота. Димәк, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләре язгы-җәйге чорда озак вакыт көнүзәк булып калачак.

Космостан да күзәтәләр!
Республикада янгыннарны кисәтү буенча актив эш җәелдерелде. Русия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының республика идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районнарда янгыннарны кисәтү буенча махсус төркемнәр булдырылган. Аларга район, авыл биләмәләре хакимиятләре җитәкчеләре, урындагы янгын сүн­дерүчеләр, депутатлар керә. Вазыйфалы кешеләр тарафыннан халык арасында аңлату эшләре алып барыла, шулай ук янгын хәвефе янаган йортлар ачыклана. Хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмау­чыларга тәүге очракта кисәтү ясалса да, закон таләпләрен үтәмәүчеләргә карата катгый чаралар күрелә. Бакча-ындырларында чүп-чар яндыручыларны быел аеруча зур штрафлар көтә. Киң җәмәгатьчелек арасында активистлар аеруча уяу, алар һәр очракны теркәп барырга бурычлы.
Гомумән, янгынга каршы закон бозу очраклары быел да ныклы күзәтүгә алынды, дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсендә. Башка еллардагы кебек, республика биләмәләрен космостан күзәтү дә оештырылган. Махсус аппаратураның “күзеннән” бер генә янгын очрагы да читтә калмый. Хәтта шашлык кыздыручылар да төшереп алына. Аннары инде мәгьлүматлар хокук саклаучыларга чара күрү өчен җибәрелә.
Кипкән үлән тиз яна
Русиядә ел башыннан табигатьтә барлыгы 4 меңнән (рәсми телдә янгынның мондый төре “ландшафт янгыны” дип йөртелә), урманнарда 200дән артык янгын очрагы теркәлгән. Республикада исә ел башыннан 5 табигать янгыны чыккан. 20 апрельгә Учалы, Әбҗәлил, Бөре һәм Ишембай районнарында кипкән үлән януның 177 очрагы теркәлгән, алардагы урманнарда 5 янгын чыккан. Хәзерге вакытта әлеге очраклар буенча тикшерү бара.
Язгы чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелүе очраклы түгел, әлбәттә. Мәсәлән, корыган үлән янып китүе дә зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Җил исеп, бәләкәй генә янгын да тиз арада таралып, басуларны биләп ала. Ихатада янгын чыкса, ул тоташ авылга яный.
Әйткәндәй, моңа мисалларны бихисап китерергә була, алар турында хәбәрләрне ишетеп торабыз. Республиканың Урал артъягы районнарында хәвеф аеруча зур. Әмма башка төбәкләрдә дә янгын чыгу очраклары былтыргыдан күбрәк. Мәсәлән, соң­гы вакытта бер тәү­лектә генә дә кипкән үлән янып китүенең дистәләрчә очрагы теркәлде. Нәкъ шушы сәбәп аркасында урманнар да зур зыян күрә.
Учак ягу тыела!
Янгынга каршы махсус аерым режим кертелүгә ярашлы, гражданнарга урманнарга баруга чикләүләр кертелә. Урманга хезмәт вазыйфасы таләп иткән кешеләр генә барырга мөмкин. Шулай ук урманнарда, авыл хуҗалыгы җирләрендә, махсус сакланучы табигать биләмәләрендә, юл һәм елга буйларында, шәһәрләрдә һәм авылларда, бакчачылык ширкәтләрендә, бер сүз белән әйткәндә, җәмәгать урыннарында учаклар ягу тыела. Әйткәндәй, бу — гадел таләп, ни өчен дигәндә, учакны бит аны кыш көне җылыну өчен генә ягу хәерле. Янгын хәвефе янаган чакта учак кайгысы түгел. Халкыбызның “Бурдан кала, уттан калмый” дигән әйтемен беребез дә онытырга тиеш түгел.
Штрафка тарыма
Гадәттән тыш хәл чоры куйган кагыйдәләрне бозучыларга зур гына штрафлар каралган. Атап әйткәндә, Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы “Гомум кулланылыштагы биләмәләрдә чүп һәм үлән яндыру” мәддәсе буенча гражданнарга 500дән 2000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Бу очракта вазыйфалы кешеләргә — 5 меңнән 10 меңгә, юридик берәмлекләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.
Янгын хәвефсезлеге ихата, абзар-кураларны төзек тотуны да таләп итә. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф “чәпәргә” мөмкиннәр. Әлеге мәддә буенча оешма һәм предприятие җитәкчеләренә административ штрафлар тагын да зуррак.
Сакланганны
саклармын
Тормыш-көнкүрештәге гади генә кагыйдәләрне үтәү дә янгыннан сакланырга ярдәм итә. Менә алар:
* Кар эрү белән ихатаны җыештыру зарур. Чүпне махсус урынга җыеп, контейнерларга салыгыз.
* Йорт алларындагы, урамдагы чүп үләннәрен тиз арада җыеп алыгыз, чөнки алар хәвеф чыганагы булып тора. Коры үлән өеменә кемдер сүнмәгән тәмәке төпчеге дә ташлап китәргә мөмкин, ә бәласе сезгә булачак.
* Ихатага су савыты куегыз, ул даими тулы торсын, дөнья хәлен белеп булмый.
* Буш шешәләр, пыяла ватыгы да хәвеф чыганагы санала, чөнки кояш турыга төшсә, алар, линзага әверелеп, ут чыгарырга сәләтле.
* Балалар кулына шырпы эләкмәсен. Аларга моны даими төшендерү зарур.
* Ут чыгып, аны сүндерә алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез. Бу очракта һәр минут кадерле. Шуны да истән чыгармагыз: янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплылык йорт хуҗасына йөкләтелгән!
Фәнүр Гыйльманов.


Читайте нас