“Инцидент” системасы башкала халкына да, Баймак районында яшәүчеләргә дә ярдәм иткән.
Уфаның Горький һәм Толстой урамнары киселешендәге трамвай кичүе — шактый җанлы участок. Әле күптән түгел генә машина йөртүчеләргә аннан үткәндә тизлекне киметергә, я башка урамнар аша урап узарга туры килде. Юл эреле-ваклы чокырлар белән капланган иде. Кайберәүләр бу участок аша көненә кимендә ике тапкыр үтә. Мондый селкетүгә көннәрдән бер көнне хәтта иң чыдам машина да түзә алмас.
Әлбәттә, мондый юллар транспорт өчен зыянлы: “ходовой” сафтан чыга, тәгәрмәчләр ашала. Зур тизлектә барганда чокырны күрмәсәң, дискларны да сафтан чыгарырга мөмкин. Ремонтка күп акча сарыф итәргә туры килә. Кыскасы, транспортлары өчен борчылып, шушы тирәдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать язган. Кичү урынындагы чокырларны төшереп, фотолар урнаштырганнар һәм проблеманы сурәтләгәннәр. Шикаятьне “Инцидент” системасы теркәгән.
Чокырларны ямау мәсьәләсе бүген Уфада һәм, гомумән, бөтен республикада актуаль булып кала. Мөрәҗәгатьләр күп килә. Тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә дә түгел ул. Ә менә Толстой урамында яшәүчеләргә бәхет елмайган: Орджоникидзе районының коммуналь хезмәткәрләре тиз арада чокырларны ямау эшләрен башкарган.
“Чокырларның кайберләре 15 сантиметр тирәнлеккә җитә иде. Коммуналь хезмәт белгечләре, әлеге бушлыкларны тутырып кына калмыйча, 50 квадрат метрлы участокка асфальт салып, капиталь ремонт ясарга карар иткән”, — ди республика Башлыгы Хакимияте каршындагы эшче төркем хезмәткәре Кристина Трегубова.
“Әйе, трамвайлар хәрәкәте аркасында кыенлыклар булды. Без трамвайларны үткәреп җибәрдек һәм эшне дәвам иттек. Кичүне тулысынча асфальтладык. Хәзер машиналар тыныч һәм тоткарлыксыз уза ала. Бернинди чокыр да юк”, — диләр Орджоникидзе районының төзекләндерү буенча хезмәт участогында.
Урамнарның эстетикасын бозып кына калмыйча, кешеләрнең хәләл милкенә дә зыян китерә алган чокырлар турында башкала халкы Уфаның чокырларны ремонтлау интерактив картасы аша хәбәр итә ала. Моның өчен, шулай ук, беркая да шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, бары тик сервиста билге калдыру да җитә. Бүгенге көндә картага ике меңгә якын гариза кергән, 500 участок ремонтланган.
“Баймак районының Куянтау авылында кич белән урамга чыгарлык түгел. XXI гасыр... Күзгә төртсәң, берни күренми торган караңгылык. Ник бер лампочка янса! Ярдәм итегез!” — дип язган шушы авылдан Гүзәл Халикова социаль челтәрләргә.
“Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында быел Куянтау авылында 141 мең сумга урам утларын ремонтлау планлаштырылган. Куянтау авылының Юбилей, Баймак, Тынычлык, Беренче Май, Мәктәп, Юл буе, Лаборатория, Елга аръягы, Тау, Көньяк, Яшьләр урамнары буенча 25 яңа светодиод яктырткыч куелды. Авылда барлыгы 44 фонарь урнаштырылган, барысы да эшли. Авылны төзекләндерү буенча сораулар белән сез Бәкеш авыл Советы хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз”, — дип җавап бирә Баймак районы хакимиятеннән Айнур Сәйфуллин.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.