+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 Май 2021, 09:55

Зиратларда өмәләр башланды

Башкортстанда зиратларда өмәләр башланды.

Башкортстанда зиратларда өмәләр башланды.

Бу хакта үз битендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Бер ел элек безнең республикада Хәтер һәм хөрмәт көнен үткәрү традициясе барлыкка килде", - дип язган ул бүген үз аккаунтында.

Быел, һава торышына карап, зиратларда өмәләр 3 майдан 8 майга кадәр Башкортстанның барлык муниципалитетларында узачак.

Зират өмәләрендә шулай ук республика Хөкүмәте әгъзалары да катнашачак.

Күмелгән урыннарда тәртип урнаштырылачак, коры ботаклар һәм агачлар киселәчәк, коймалар һәм керү төркемнәре буялачак, чүп-чар чыгарылачак.

Шул ук вакытта төбәктә Бөек Ватан сугышы ветераннары, анда катнашучылар һәм аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, Кораллы Көчләр ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары каберләрен төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.

«Безнең халыкның бу идеяне хуплавына һәм өмәдә үз гаиләләре белән катнашуларына шатмын. Без моны кешеләргә зиратка килү, туганнарын һәм якыннарын искә алу өчен эшлибез", - дип нәтиҗә ясаган Радий Хәбиров.

Фото: Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битеннән


Читайте нас