

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 3 пациент вафат булды. Инфекциядән вафат булучыларның саны 461гә җитте.
Оператив штаб мәгълүматы буенча, узган тәүлектә авыру республиканың 96 кешесендә расланган. Башкортстанда авыручылар саны барлыгы 35 763 кеше тәшкил итә.
- Барлыгы бу инфекциядән 99 кешенең узган тәүлектә сәламәтләнүе билгеләнгән, - диделәр Башкортстанның оператив штабында.
Фото: iz.ru