Бүген янә урманнарда янгыннар чыгуы теркәлде.
Янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә һәм һава-климат шартларына халыкның ваемсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, аеруча җил көчәйгәндә һәм эссе көннәрдә янгын бигрәк тиз тарала.
Бүген 18.00 сәгатькә республиканың урман фондында 7 яңа янгын чыкты, барлык очракларда янгын чыгуның сәбәбе кеше факторы булды - ут белән саксыз эш итү һәм кипкән үләнне рөхсәтсез яндыру. Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Башкорт спутник телевидениесе телеканалы эфирында төбәк халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
"Урман хуҗалыгы министрлыгы кисәтә: табигатьтә теләсә нинди очкын зур куркыныч тудырырга мөмкин! Республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырабыз.
Урман янгыны яисә урман массивлары янында янгын чыккан очракта, 8 (800) 100-94-00 телефонына яисә Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенең 8 (347) 218-14-14-14 номерына шалтыратыгыз! Онытмагыз! Ут белән саксыз эш итү, учак ягу, кипкән агач, үлән һәм башка янучан материалларны яндыру, урманда һәм урманнарга тоташкан кишәрлекләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен бозу закон буенча эзәрлекләнә!" - диде ул.
Фото: forest.bashkortostan.ru