+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Май 2021, 18:25

Янгынга киртә кую - төп бурыч!

Баймак районында зур янгын теркәлде.

Баймак районында зур янгын теркәлде.
Русия Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре бүген Баймак районындагы табигый янгынны сүндерүдә катнаша.
Хәбәр ителүенчә, Баймак урманчылыгына караучы 200нче кварталның 44нче участогындагы янгын Ишморза авылыннан 6 чакрым ераклыкта теркәлгән. Арытаба ут таралуга табигый киртәләр - авыл юллары бар, шуңа торак пунктларга куркыныч янамый.
Урында 45 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли. Хәзерге вакытта актив яну мәйданы 1 гектардан да кимрәк калган. Белгечләр фикеренчә, анысы да озакламый сүндереләчәк.
Читайте нас